“Казан май комбинаты” интеллектуаль милкен саклау өчен көрәштә җиңү яулады

Татарстан майонез җитештерүчеләре арасында патент көрәше тәмамланды
(Казан, 27 май, “Татар-информ”). Бытбылдык йомыркасы тирәсендә барган тарткалашны тәмамланды дияргә мөмкин. Буген бу хакта “Нәфис Косметикс” компанияләр төркеме җитәкчелеге рәсми рәвештә игълан итте.

Аның составына кергән «Казан май комбинаты» бытбылдык йомыркасыннан майонез җитештерү юнәлешен моннан 4 ел элек үзләштергән иде. Казан комбинаты 2005 елда Россиядә беренче булып аның нигезендә «Mr.Ricco» сәүдә маркасы белән майонез чыгара башлады. Комбинат Роспатентка әлеге төр майонез җитештерүгә патентын теркәү буенча гаризаны 2005 ел башында биргән. Шуннан соң илнең майонез җитештерүче предприятиеләренә бу хакта хәбәр юлланган. Анда легаль юл белән бу төр майонезны башкалар җитештерә калганда, моны патент хуҗасы булган Казан предприятиесе белән төзелгән лицензия килешүе нигезендә генә башкарып булуы, интеллектуаль милектән файдалануның аларга аена 40-45 млн. сумга төшәчәге искәртелгән. 2006 елда исә Казан комбинаты патент алуга ирешә. Әмма Россиянең эре предприятиеләре конкурентларының карарын хөрмәт итеп таныса да, Татарстанның ике предприятиесе “Казан май комбинаты”ның интеллектуаль милкен үзләштерүдән тартынмаган. Комбинатка патентын республиканың башка майонез җитештерүчеләре “һөҗүме”ннән яклау өчен озак кына көрәш алып барырга туры килде. Ел ярым “Чаллының “Счастливые времена” җәмгыяте белән судлашканнан соң, мәсьәлә патент хуҗасы файдасына хәл ителгәч кенә, ТР Арбитраж судында предприятиенең Алабуганың “Эссен продакшн АГ” компаниясенә дәгъвасы карала башлады. Узган елның декабрендә республика Арбитраж суды Алабуга предприятиесенең Казан комбинаты хокукларын бозуын таныды. “Эссен продакшн АГ” җитәкчелеге суд карары белән ризалашмыйча, Арбитраж апелляция судына дәгъва биргән иде. Аның карарының законлылыгы белән килешмәгән Казан май комбинаты кассация жалобасы бирде.

Агымдагы елның 8 маенда Идел буе округының Федераль Арбитраж суды “Эссен продакшн АГ” компаниясенең Казан комбинатының патентка хокукларын бозучы булуын таныган. Алабуга предприятиесендә бытбылдык йомыркасы кулланып чыгарылучы “Махеев” майонезын контрафакт продукция дип игълан иткән. Суд карары инде көченә кергән. Аның нигезендә, Алабуга предприятиесенә әлеге продуктны әзерләү, сатуга тәкъдим итү һәм сату тыела. Хокук бозучы аның үзендә булган запасын юкка чыгарырга, сәүдә нокталарыннан алырга тиеш.