Быел металл буенча эшләнгән җинаятьләрнең күпчелеге урлауга бәйле

ТР буенча эчке эшләр министрының икътисади һәм салым җинаятьләре буенча урынбасары Рафаил Гыйльманов шулай дип раслый

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Икътисад министрлыгында төсле һәм кара металл ватыклары, аларның калдыклары әйләнешен җинаятьчелектән азат итү темасы буенча утырышта  ТР буенча эчке эшләр министрының икътисади һәм салым җинаятьләре буенча урынбасары Рафаил Гыйльманов ТР буенча Россия технологик күзәтчелеге (Ростехнадзор) идарәсенең төсле һәм кара металл ватыклары һәм калдыклары әйләнешен контрольда тоту юнәлешендә эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды.

 Министр урынбасары сүзләренчә, төсле һәм кара металл әйләнеше проблемасы соңгы елларда актуальлеген югалтканы юк. Быел 119 металл кабул итү пункты тикшерелгән, нәтиҗәдә, административ хокук бозу буенча 46 протокол төзелгән, елның беренче 4 аенда лицензиясез яки дәүләт теркәве узмый гына качып-посып төсле һәм кара металл кабул итү буенча эшчәнлеген җәелдергән 36 пункт ачыкланган, алардагы 1 тонналап металл әйләнештән алынган һәм барлыгы 85 мең сумлык штраф салынган.

 Бакчачылык ширкәтләренә ел башыннан бирле 261, металл ташый торган машиналарга 235  тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә, металл белән бәйле 77 җинаять эше ачыкланган (узган елның шушы ук 4 аенда – 171 очрак). Шуларның 25е (2008нең шул ук вакытында – 53) төсле металл урлау буенча булса, калган 52се (узган елда – 115) кара металл буенча. Судка 33 җинаять эше җибәрелгән, калганнары буенча эшләр тикшерүдә. Быел металл буенча эшләнгән җинаятьләрнең күпчелеге урлауга бәйле - барлыгы 75 факт, кылынган 1 җинаять алдан уйлап алдау буенча, тагын 1се – белә торып милекне юкка чыгару буенча.