РФ Үзәк банкы 1 июньдә Казанның 1000 еллыгына багышланган алтын һәм көмеш тәңкәләр чыгара

РФ Үзәк банкы 1 июньдә Казанның 1000 еллыгына багышланган алтын һәм көмеш тәңкәләр чыгара

(Казан, 27 май, "Татар-информ"). Россия Үзәк банкы 1 июньдә Казанның 1000 еллыгына багышланган кыйммәтле металлардан истәлекле тәңкәләр әйләнешкә кертә, дип хәбәр итте Россия Банкының тышкы һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр департаменты. Аерым алганда, 3 һәм 100 сумлык көмеш тәңкәләр, ә 50 һәм 10 000 сумлык алтын тәңкәләр чыгарылачак.

Өч сумлык көмеш тәңкә (кыйммәтле металлның авырлыгы 31,1 грамм, эретмә 925нче пробалы) 10 мең данә әзерләнгән, көмеш 100 сумлык (массасы 1 килограмм, 925нче пробалы) - 500 данә. 50 сумлык алтын тәңкә (кыйммәтле металлның авырлыгы 7,78 грамм, эретмә 999нчы пробалы) 1,5 мең данә, ә алтын 10 000 сумлык тәңкә (1 килограмм, 999лы проба) 150 данә (шундый һәр тәңкәнең тәртип саны бар) эшләнелгән. Тәңкәләрнең иң зурлары 1 килограмм, түгәрәк диаметры 10 сантиметр.

3 сумлык көмеш тәңкәләрнең икенче ягында шәһәрнең архитектура һәйкәлләре фонында Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры төшерелгән. 100 сумлык көмеш тәңкәләргә тарихи-археологик "Бөек Болгар" тыюлыгы һәм сугышчы гәүдәсе сурәтләнгән. 50 сумлык алтын тәңкәләрнең артына Казан дәүләт университетының төп корпусы ясалган. 10 000 сумлык алтын тәңкәгә Казан кремленең архитектура һәйкәлләре панорамалары сурәтләнгән.

Әлеге тәңкәләр Россия Федерациясенең законлы акчалары булып тора һәм акчалар күрсәтелгән бәясе буенча бернинди чикләүләрсез кабул ителергә тиеш.