Казан май комбинатын чимал бәйсезлеге белән тәэмин итәчәкләр

Казан май комбинатын чимал бәйсезлеге белән тәэмин итәчәкләр

(Казан, 27 май, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). Казан май комбинаты территориясендә “Нәфис Косметикс” ААҖ төзергә планлаштырган аз экстракцион завод 125 мең тонна май чималы җитештерәчәк. Ул тулысынча Казан май комбинаты һәм “Нәфис Косметикс” ихтыяҗларына тотылачак. Әлеге производство өчен төп чимал көнбагыштан тыш, Татарстанда үстерелә торган рапс булырга тиеш. Ул калдыксыз диярлек производство булачак.

Хәзерге вакытта май комбинаты май чималын илнең көньяк төбәкләреннән ала. Андагы заводлар көнбагыш орлыгына кытлык кичерә. Шул ук вакытта Россиянең урта полосасында рапс җитәрлек җитештерелә, әмма аны эшкәртү җайга салынмаган. Яңа производство ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен республикада бу культураның мәйданнары хәзерге 50 мең гектардан өч тапкыр арттырылырга тиеш. Шулай итеп май комбинаты тулысынча май чималы белән тәэмин ителәчәк.

Проектның бәясе 46,7 миллион евро бәяләнә. Төзелеш башланганнан (2006 ел) чыгымнарны каплату 4,1 ел дип фаразлана. Нәтиҗәдә ел саен 745 миллион сумлык тулаем керем алу ниятләнә.

Хәзерге вакытта Ballestra итальян компаниясенең база инжинирингы башкарылган. Казанның “Союзхимпромпроект” фәнни-тикшеренү институты белән эш проектын әзерләүгә килешү төзелгән. “Де Смет” компаниясе төп технологик җиһазлар китерүче итеп билгеләнгән. Сайланган технология 1 мең тонна рапс орлыкларыннан 394 тонна май алырга мөмкинлек бирә. Башка май орлыклары, мәсәлән соя эшкәртү өчен производство системасын үзгәртү дә каралган.