Миңнеханов Чаллы һәм Түбән Каманы әйләнеп узучы М-7 юлын төзү буенча киңәшмә үткәрде

Киңәшмәдә катнашучылар яңа юлның техник параметрлары һәм характеристикалары, төзелешнең графигы, ясалма корылмалар торгызу хакында фикер алышты.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов М-7 автомобиль юлының Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен әйләнеп үтә торган участогын төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә РФ транспорт министрының беренче урынбасары Андрей Костюк, РФ транспорт министры урынбасары Василий Десятков, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Роман Новиков һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

М-7 участогының гомуми озынлыгы 89 чакрым тәшкил итә. Төзелеш өч этапта узачак. Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен әйләнеп үтү транзит йөкләрнең бер өлешен башка юнәлештә җибәрергә һәм транспорт йөкләнешен киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Киңәшмәдә катнашучылар яңа юлның техник параметрлары һәм характеристикалары, төзелешнең графигы, ясалма корылмалар торгызу хакында фикер алышты.