Татарстанда финанс базарында катнашучылар эшчәнлеге нәтиҗәләре хакында фикер алыштылар

Алексей Песошин Казанда дөнья чемпионаты уздырганда куркынычсыз һәм өзлексез исәп-хисап белән тәэмин итү кирәклегенә игътибарны юнәлтте.

(Казан, 27 март, "Татар-информ"). Татарстанда 2017 елда финанс базарында катнашучылар эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2018 елга бурычлар турында Россия банкының ТР буенча Милли банк бүлегендә киңәшмә узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, узган ел предприятиеләргә һәм халыкка кредитлар бирүнең күләме 2,3 трлн сумга кадәр арткан. 2017 елда республика халкына 29%ка артыграк заем акчалары бирелгән. Ипотека кредитлары югары темплар белән үскән, 2017 елда 37%ка арткан.

Киңәшмә барышында билгеләнгәнчә, кыйммәтле бурыч кәгазьләре чыгару ярдәмендә инвестицияләр җәлеп итү хәзергә аз таралган. Моңа бәйле рәвештә инвестицион активлыкны арттыруның мөһим юнәлеше булып корпоратив облигацияләр базарын үстерү тора.

Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Россия банкының Идел-Вятка баш идарәсе башлыгы урынбасары Кирилл Коваленко, Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин һәм финанс оешмалары вәкилләре катнашты.

Алексей Песошин Казанда 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты уздырганда куркынычсыз һәм өзлексез исәп-хисап белән тәэмин итү кирәклегенә игътибарны юнәлтте.

Очрашу кысаларында шулай ук законсыз финанс операцияләренә каршы көрәш мәсьәләләре хауында да фикер алыштылар. Татарстан прокуроры урынбасары Марат Долгов киңәшмәдә катнашучыларга Татарстан Республикасы территориясендә законсыз уздырыла торган финанс агымнарын бетерү буенча чаралар турында мәгълүмат бирде.