Татарстан һәм Төркиягә башка илләрдә уртак проектларын гамәлгә ашыра башларга вакыт, дип саный Төркия Республикасы икътисад министры

Нихат Зейбекджи, Россия белән үзара багланышлар урнаштыру өчен, Татарстанның Төркия өчен бик әһәмиятле төбәк булуын ассызыклады

(Казан, 27 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан һәм Төркия башка илләрдә үзләренең уртак проектларын инвестицияләп гамәлгә ашыра башларга мөмкин. Бу хактагы фикерне бүген Казанның “Корстон” комплексында узган Татарстан-Төркия эшлекле форумның пленар утырышыннан соң, журналистларга Төркия Республикасы икътисад министры Нихат Зейбекджи ассызыклап узды.

 Форумның пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Төркиянең тышкы икътисади элемтәләр буенча совет рәисе Омер Джихад Вардан, Төркиянең төрле тармакларда эшли торган 20 ләп ширкәте вәкилләре, Татарстан предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

 Төркия Республикасы икътисад министры Нихат Зейбекджи форумның пленар утырышында ясаган чыгышында Татарстан һәм Төркиянең уртаклыклары күп булганлыктан, биредә һәрвакыт үзен өйдәгечә хис итүе турында белдерде. Ул Татарстан белән хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләп үтте һәм Россия белән үзара багланышлар урнаштыру өчен, Татарстанның Төркия өчен бик әһәмиятле төбәк булуын ассызыклады. Россия Төркиянең әйдәп баручы сәүдә партнерларының берсе булып тора. Соңгы ике елда үзара товар әйләнеше күләме кимесә дә, мәртәбәле кунак моның вакытлыча күренеш кенә булуына өметен баглады.

Төркия Республикасы икътисад министры Татарстанда чит ил инвесторлары өчен уңай шартлар тудырылганын таный. Ул Татарстанда проектларын гамәлгә ашыручы чит ил ширкәтләре инвестицияләренең 20 проценттан артык өлеше Төркия эшмәкәрләренеке булуын билгеләп үтеп, бу санны 30 процентка җиткерү турында сүз алып барырга мөмкин, дип белдерде.

“Татарстаннан коллегаларыбыз һәм бизнес-даирәләр белән берлектә, Төркиядә дә, Татарстанда да яңа өлкәләрдә проектларны гамәлгә ашырырбыз дип өметләнәм”, - дип белдерде Нихат Зейбекджи журналистларга. Аның сүзләренә караганда, үзара хезмәттәшлек итү өчен, моңарчы гамәлдә булган автомобиль сәнәгате, машина төзелеше, нефть эшкәртү өлкәләренә агросәнәгать комлексы, IT-технология кебек яңа тармаклар өстәлергә мөмкин. Нихат Зейбекджи фикеренчә, Төркия инвесторларының Татарстанда яки, киресенчә, Татарстан эшмәкәрләренең Төркиядә генә түгел, ә башка илләрдә икесенең уртак проектларын да тормышка ашырыр вакыт җитте.

Утырышта шулай ук ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Төркиянең тышкы икътисади элемтәләр буенча совет рәисе Омер Джихад Вардан чыгыш ясады.