Сабада урманчыларга хөрмәт күрсәтелде

Урманчылар 57 миллион сумлык товар җитештереп саткан

  (Казан, 27 март, “Татар-информ”). Саба урман хуҗалыгында хез­мәт алдынгыларын хөрмәтлә­деләр. Быелгысы - 25нчесе, һәм ул үзенә күрә юбилей булган слетка бар­лык коллек­тивлардан­ 152 урманчы килгән иде.

2014 елда дәүләт урман фондында 220 гектарда, ерганаклы урыннарда 1837 гектарда яшь агачлар утыртылган. Урманнарны корткычлар­дан, янгыннан саклау буенча зур эш башкарылган, 90 мең кубометрдан артык агач чыгарылып эшкәртелгән. Быелга уңышлы старт алынган, 1нче кварталда 40 мең тоннадан артык чыршы һәм нарат күркәсе, 837 килограмм орлык эшкәртелгән. Ә урманчылар 39 мең кубометр агач әзерләп, 57 миллион сумлык товар җитештереп сатканнар, дип яза “Саба таңнары” газетасы.