Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Республикасы икътисад министры Нихат Зейбекчи «Алабуга» МИЗ резидентлары эшчәнлеге белән танышты

Аларны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һ.б. озата йөрде

 (Казан, 27 март, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Республикасы икътисад министры Нихат Зейбекчи «Алабуга» МИЗда «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ, «Аутоматив Гласс Альянс Рус» АО һәм «Джошкуноз Алабуга» ҖЧҖ Төркия заводларының җитештерү мәйданчыкларында булдылар. Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, «Алабуга» ППТ МИЗ» ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкилләре һәм Алабуга мунициципаль районы хакимияте җитәкчелеге озата йөрде.

«Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ААҖ мәйданчыгында Рөстәм Миңнехановка МДФ панельләр җитештерү турында сөйләделәр. Компания «Алабуга» МИЗ территориясендә 2014 елның 24 сентябрендә ачылган һәм Европада агач эшкәртүче иң эре предприятиеләрдән санала. Проектка барлык инвестицияләр – $600 млн. Предприятиене эшләтеп җибәргәч, 500 эш урыны булачак һәм уртак тармакларда тагын 2500 эшче кирәк булачак. Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов компания эшен югары бәяләде һәм аларга киләчәк уңышлар теләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Шуннан соңгы объектта Рөстәм Миңнеханов автомобиль пыяласы җитештерү мөмкинлекләре белән танышты. «Аутоматив Гласс Альянс Рус» заводын 2015 елның язында ачу планлаштырылган. «Аутоматив Гласс Альянс Рус» – Төркия «Шишеджам» белән француз «Сен Гобен»ның уртак предприятиесе. Рөстәм Миңнеханов, әлеге продукциягә Россия базарында ихтыяҗ зур булачак, дип өмет белдерде.

Шулай ук Р.Миңнеханов «Джошкуноз Алабуга» заводында булды. Компания – Татарстан Республикасында штамплы җитештерүне булдыру буенча беренче чит ил инвестицион проекты. Ул 2014 елның 29 августында ачылган. Яңа «Джошкуноз Алабуга» заводында Ford Motor Company һәм ОАО «Соллерс» ААҖ бергәләп төзегән «Ford Sollers» предприятиесе өчен автомобильләрнең штампланган кузов детальләрен җитештерә. «Джошкуноз Алабуга» ҖЧҖ 2013 елда Россиядә автомобиль секторындагы иң яхшы инвестицион проект номинациясендә җиңүче дип табылган иде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, компаниянең киләчәктә үсеше өчен Россия базарында кирәкле потенциалы бар.