Рөстәм Миңнеханов белән Төркия икътисад министры Казанда «Медитуризм» туризм агентлыгында булдылар

ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы сүзләренә караганда, медицина туризмы зур мөмкинлекләргә ия

  (Казан, 27 март, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән Төркия икътисад министры Нихат Зейбекджи Төркиянең "Akin Event" бүлендек компаниясе «Медитуризм» туристлык агентлыгының Казандагы офисында булдылар.

Туристлык агентлыгы эшчәнлеге белән танышу Нихат Зейбекджиның Татарстанга эшлекле визиты кысаларында гамәлдә булды. Рөстәм Миңнеханов белән кунакны ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һ.б. озатып йөрде.

«Медитуризм» туристлык агентлыгының Казандагы офисы 2014 елның июлендә ачылды. Ул Төркия Республикасы территориясендә клиентлар өчен дәвалау һәм шифаханә-курорт яллары оештыра. Компания хезмәктәрләре сүзләренә караганда, клиентлар илнең иң яхшы клиникаларында медицина тикшерүе уза.

ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Төркия медицинасы һәм бу өлкәдәге хезмәтләр сыйфатына югары бәя бирде. Туризмның бу юнәлеше зур потенциалга ия, дип белдерде ул.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте белдерә.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.