С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсен үзгәртү турында карар кабул ителгән

Акционерлар карары нигезендә компания “Туполев” ААҖнә кушыла

 (Казан, 27 март, «Татар-информ»). Казанда “С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ акционерларының җылышы узды, анда “С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖн “Туполев” ААҖнә кушу турында карар кабул ителде.

Берләшүнең төп максаты – стратегик авиация комплексларын һәм махсус билгеләнелештәге авиация техникасын уйлап табу, җитештерү һәм озату өчен җавап бирә торган бер оешма булдыру.

“Туполев” ААҖн һәм “С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖн берләштерү буенча оештыру чаралары комплексы үткән елда уңышлы башланды. 2013 нче елның 2 нче мартында “ОАК” ААҖ президенты Михаил Погосян ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында предприятиеләр коллективларының вәкилләре белән җыелышта, ике предприятие интеграциясенең максатын аңлатып, билгеләп үткәнчә, зур үсешкә ирешү өчен, конструкторлык бюросын һәм заводларны берләштерергә кирәк. Бөтен дөньяда авиатөзелеш шулай үсә.

Ике компаниянең берләшүе оештыру, кадрлар һәм финанс чыганакларын мобилизацияләргә, эшләрнең күләмен һәм сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк һәм берләшкән предприятиенең барлык юнәлеше буенча эшчәнлегендә йөкләнгән эшнең күләмен арттырырга ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе матбугат хезмәте.