Татфондбанкта санация булу мөмкинлеген расламадылар, кире дә какмадылар

Алдан кайбер гаммәви матбугат чаралары банк санациясе башлану турында хәбәр иткәннәр иде.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ» Илдар Әюпов). Татфондбанк санациясе турында (ТФБ) 1 мартта хәбәр итүләре мөмкин. Бу хакта кичә кайбер гаммәви матбугат чаралары кредит оешмаларындагы чыганакка нигезләнеп хәбәр иткәннәр иде. ТФБ матбугат хезмәтендә санациясе башлану мцмкинлеген расламадылар, кире дә какмадылар.

«Без гаммәви матбугат чараларында әлеге мәгълүматны күрдек, үзебез дә башкалар кебек үк күзәтүче тарафдарлар булганга раслый да, кире дә кага да алмыйбыз. Әлеге яңалыкка без бик шат булыр идек, әмма фактта рәсми рәвештә берни дә белдерә алмыйбыз», – дип аңлаттылар «Татар-информ» агентлыгына ТФБ матбугат хезмәтендә.

«Россия Банкы гамәлдәге банкларны шәрехләми», – дип җавап бирделәр «Татар-информ» агентлыгына Үзәк банк матбугат хезмәтендә.
«Татар-информның» рәсми соравына Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгында материал басылган вакытка җавап бирмәделәр.