Россиялеләр азык-төлеккә, алкогольгә һәм күңел ачуга акчаны күбрәк тота башлаган

Әлеге товарлар категориясе динамикасы кризистан соң ихтыяҗның яңадан үз хәленә кайтуын күрсәтә.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Россиялеләр азык-төлеккә, спиртлы эчемлекләргә һәм күңел ачуга акча тотуда азрак экономияли башлаган, дип күрсәтә Initiative компаниясе тикшеренүләре мәгълүматлары. Бу хакта “Известия” басмасы хәбәр итә.

Экспертлар әйтүенчә, бу кризиска каршы тенденция. Икътисадтагы вазгыять белән россиялеләрнең 28 проценты гына, бу узган елга караганда 11 процентка азрак, борчыла. Initiative бәяләмәсе буенча (ADV Brand Heat Index мәгълүматлары нигезендә,) узган елның декабрендә азык-төлеккә россиялеләрнең 45 проценты (алдагы елны 49 проценты), көнкүрештә — 44 проценты (47 проценты), алкогольле эчемлекләргә, сырадан тыш — 43 проценты (47 проценты ) экономияли. Әлеге товарлар категориясе динамикасы сатуда кризиска кадәрге дәрәҗә хәленә кайтуын күрсәтә.

— Россиялеләр кризиска ияләштеләр, аларның чыгымнары әкренләп кризиска кадәрге дәрәҗә хәленә кайта. Әмма безнең гражданнар бәяләр үзгәрешенә сак карый, яхшы сыйфат өчен түләргә әзер булучылар өлеше әле кими, — дип билгеләп үткән Initiative генераль директоры Анна Мазурина.