news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин «Татэнергосбыт» АҖ директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

Узган ел Татарстанда электр куллану, алдагы ел белән чагыштырганда, 1,3 процентка артты һәм 30,6 млрд кВт/сәг тәшкил итте, диде «Татэнергосбыт» АҖ директоры.

Алексей Песошин «Татэнергосбыт» АҖ директорлар советының чираттагы утырышын уздырды
tatarstan.ru

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Татэнергосбыт»АҖ директорлар советының чираттагы утырышы узды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татэнергосбыт» АҖ директоры Рифнур Сөләйманов хәбәр иткәнчә, Россиянең гомуми кулланышында Татарстан өлеше 2,8 процент тәшкил итә. Аның сүзләренчә, узган ел Татарстан буенча электр энергиясен куллану 30,6 млрд кВт/сәг (алдагы елга карата 1,3 процентка үсеш белән) тәшкил иткән.

«Куллануга караганда җитештерүнең интенсиврак темплар белән артуы башка төбәкләрдән электр энергиясен алу өлешен 5,6 процентка кадәр кимүгә китерде. Хисап елында төбәктән читтә электр энергиясен сатып алуның кимүе яңа генерация куәтләрен, шул исәптән егәрлек бирү турындагы килешүләр программасы буенча да, файдалануга тапшыру белән бәйле», — дип билгеләп үтте Сөләйманов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100