Татарстанда 2014 нче елның 1 нче июленнән торак-коммуналь хезмәтләре өчен тарифлар арттырыла

Киләсе елда коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр 3,9 процентка артыр дип фаразланыла

  (Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Екатерина Виславская). 2014 нче елда торак-коммуналь хезмәтләре өчен тарифлар бер тапкыр гына – июльдә арттырылачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы утырышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2014 нче елга тарифлар буенча карарны кабул итү эшен тәмамлаган.
РФ Хөкүмәте тарафыннан 2014 нче елда тарифларның бер генә тапкыр – 1 нче июльдән арттырылачагы турында карар кабул ителгән. Россиянең тарифлар буенча Федераль хезмәте тарафыннан 2014 нче елга ТР өчен тарифларның иң югары дәрәҗәләре расланган, алар, коммуналь хезмәтләргә тарифларны билгеләү өчен, кулланыла.
Шулай итеп, республикада тарифлар түбәндәгечә артачак: җылылык энергиясе (катнаш һәм катнаш булмаган) буенча - 5,3 процентка (шул исәптән, катнаш юл белән җылылык энергиясен эшләп чыгару буенча - 4,2 процентка), су белән тәэмин итү һәм суны чыгару өлкәсендә тарифларның үсеше 4,3 проценттан артмаска тиеш. Чагыштыру өчен: 2013 нче елда республика буенча җылылык энергиясенә тарифның үсеше 14,7 процентка билгеләнгән булган, ә су белән тәэмин итү һәм суны чыгару өлкәсендә - 7,6 процентка.
РФ Социаль-икътисади үсеш программасы нигезендә, киләсе елда 1 нче июльдән табигый газга бәянең үсеше индексацияне исәпкә алып, 4,2 проценттан артмаска тиеш. 2013 нче елның 1 нче июленнән 1 куб.м газга бәя 4,61 сум тәшкил итә һәм ул 2014 нче елның1 нче июленә кадәр үзгәрмәячәк.
Электр энергиясенә бәя өч күрсәткечкә карап формалаша: сатып алу (күпләп сату базарында), тапшыру һәм сату. Электр энергиясен тапшыруга һәм сатуга тарифлар көйләнә ала. Киләсе елның 1 нче июленә кадәр халык өчен соңгы тариф 2,88 сум/кВт•сәг (өстәлгән бәягә салым белән) дәрәҗәсендә кала, ә икенче яртыеллыкта ул 2,99 сум/кВт•сәг (өстәлгән бәягә салым белән) була (арту - 3,8 процентка). Авыл халкы һәм электр плиталарын кулланучы халык өчен тарифлар 0,7 кимү коэффициенты белән билгеләнгән.
РФ Хөкүмәте карары нигезендә, 2014 нче елның 1 нче июленнән электр энергиясен куллануның социаль нормасын кертү көтелә. Әлеге чара арадаш субсидияләүне киметүгә һәм электр энергиясен рациональ куллануны стимуллаштыруга юнәлдерелгән. Социаль норманы кертү турында карар кабул ителгән очракта, 2014 нче елның 1 нче июленнән әлеге нормадан тыш, электр энергиясе күләменә арттырылган тарифлар - өстәмә 15-30 процент – кулланылачак. Мондый тәҗрибә инде 6 пилот төбәктә: Байкаларты һәм Красноярск крайларында, Владимир, Түбән Новгород, Орел, Ростов өлкәләрендә - тормышка ашырыла.
2014 нче елда республикада җылылык энергиясенә тариф якынча 1452 мең/Гкал тәшкил итәчәк (бәянең артуы - 5,3 процент).
2014 нче елда катнаш режимдагы җылылык энергиясенә тарифларны җайга салуда яңалык кертелә - һәр хезмәт күрсәтүчегә тариф, җылылык чыганакларыннан һәм челтәрләрдән чыгып, индивидуаль рәвештә билгеләнелә. Моңа кадәр тариф чыганаклар буенча инидвидуаль рәвештә түгел, ә һәр юридик зат буенча билгеләнде. 2014 нче елның июленнән Казанда тарифның артуы 8,6 процент тәшкил итәчәк, Яр Чаллыда - 2,8 процент, Түбән Камада - 7,7 процент, Зәй һәм Урыссуда – 9 һәм 38 процент. 2014 нче елның 1 нче июленнән республика буенча җылылык энергиясенә тариф якынча 1547 сум/Гкал тәшкил итәчәк.
2014 нче елның 1 нче июленнән су белән тәэмин итүгә тариф 20,70 сум/куб.м булачак (бәянең артуы - 2,1 процент), суны чыгаруга - 15,25 сум/куб.м (3,4 процент).
Тулаем алганда, 2014 нче елның 1 нче июленнән ТР буенча коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең артуы 3,9 процент тәшкил итәр, дип фаразланыла.