Иннополис университеты инновацион икътисадны үстерү буенча дәүләт программасына кертелгән

Тиешле боерык Россия Хөкүмәте сайтында бастырылган

 (Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). 21 нче декабрьдә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев “Икътисади үсеш һәм инновацион икътисад” дәүләт программмасының яңа редакциясен раслады.
РФ Хөкүмәте ТР Президентының ТР Югары Ослан районы Иннополис бистәсендә “Иннополис” инновацион үзәген булдыру турында тәкъдимен хуплады.
2492 нче номерлы боерыкта хәбәр ителгәнчә, РФ “Икътисади үсеш һәм инновацион икътисад” дәүләт программмасының яңа редакциясе “Иннополис” инновацион үзәгенең нигезе булырга тиешле университет комплексын ачуны (составына укыту-лаборатория корпусы, торак һәм спорт комплекслары кергән) күз алдында тота.
Университет комплексы базасында ИТ өлкәсе өчен дөнья дәрәҗәсендәге югары квалификацияле кадрлар, тиешле фән-педагогия хезмәткәрләре әзерләнеләчәк, перспектив тикшеренүләр алып барылачак, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә инновацион проектлар тормышка ашырылачак.
Шулай ук дәүләт программасына Татарстан белән бәйле булмаган башка үзгәрешләр дә кертелә.