Татарстанның Бердәм инвестиция порталы эшли башлады

Бүген ул журналистларга тәкъдим ителде
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Күптән түгел Интернет челтәрендә Татарстанның Бердәм инвестиция порталы эшли башлады. Бүген «Татмедиа» агентлыгында узган очрашуда аны журналистларга ТР Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры Яков Геллер презентацияләде.
Портал белән http://aidrt.ru адресына кереп танышып була. Яков Геллер ассызыклап узуынча, ул 3 төп бүлекне берләштерә. Алар республика эчендә җитештерүче һәм сатып алучылар мөнәсәбәтләренә кагыла. Аның беренчесе – Электрон сәүдә-мәгълүмат берләшмәсе. Порталның бу бүлеге үзебезнең җитештерүчеләрне мәгълүмати яктан агарту өчен хезмәт итәчәк. «Сер түгел, безнең җитештерүчеләр һаман да үз ихтыяҗлары өчен кирәкле продукцияне еш кына бездә аналогы була торып, читтән сатып алалар. Моңа, беренче чиратта, аларда үзебездәге продукция турында тулы мәгълүмат булмавы сәбәпче», – ди Яков Геллер. Быел республикада дәүләт заказы системасы буенча продукциянең 22 проценты (якынча 10 млрд. сумлык) Татарстаннан читтән сатып алынган. «Дөрес, бездә кирәкле бөтен төр продукция җитештерелми, шулай да дәүләт, муниципаль заказчылар (республика, муниципаль бюджет акчаларына дәүләт ихтыяҗлары өчен продукция сатып алучылар) һәм предприятие җитәкчеләре бер-берсенең мөмкинлекләре турында белеп торырга тиеш. Әлеге электрон мәйдан шул бушлыкны тутырырга ярдәм итәчәк», – дип белдерде Дәүләт заказы агентлыгы җитәкчесе.
Бердәм инвестиция порталының икенче бүлеге Хезмәт биржасы дип атала. Икътисади хәл катлаулану белән, кайбер предприятиеләрдә эшчеләр хезмәт урыннарыннан китәргә мәҗбүр була. Электрон хезмәт биржасы мәйданы эштән киткән хезмәткәрләргә хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләргә яңадан укыту, белем күтәрү турында мәгълүмат бирүгә хезмәт итәчәк.
Өченче бүлек – корпоратив характердагы сәүдә мәйданыннан гыйбарәт. «Татарстанда инде 5 ел буена дәүләт ихтыяҗлары өчен продукция сатып алуга аукционнар оештырыла. Ә бу мәйдан предприятиеләр, оешмаларның шундый мәнфәгатьләре өчен хезмәт итәчәк», – дип аңлатты Яков Геллер.