Кытай Казакъстан икътисадын инвестицияли

Кичә «Казакъстан Үсеш Банкы»ның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Кытай Үсеш Банкы (China Development Bank – CDB) «Казакъстан Үсеш Банк»ының (БРК) кредит линиясен Казакъстан инвестпроектларын финанслау өчен $300 млн.га арттырган
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Радик Муллагалиев). Кичә «Казакъстан Үсеш Банкы»ның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Кытай Үсеш Банкы (China Development Bank – CDB) «Казакъстан Үсеш Банк»ының (БРК) кредит линиясен Казакъстан инвестпроектларын финанслау өчен $300 млн.га арттырган. Алдарак, 10 декабрьдә Бишкәктә Бөтендөнья төрки халыклар Ассамблеясендә «Тюркский пояс стабильности АвраАзии» дигән китап тәкъдир ителгән иде. Аның авторларының берсе – Татарстан Фәннәр академиясенең М.Мәрҗәни исемендәге тарих институты галиме Рафаэль Мөхәметдинов.
Тәкъдир итү чарасында Ассамблея президенты академик Ерментай Солтан-Морат тарафыннан Үзәк Азия халыкларының кытайларның тыныч экспансия юллы Үзәк Азия илләре икътисадының әһәмиятле объектларын кулга төшерүләре һәм Үзәк Азия илләре Берлеген - Төрки дәүләтләр дуслыгын төзү мөһимлеге турында борчылуларын җиткерде.
Казакъстан Үсеш Банкы вәкилләренең ачыклавына караганда, өстәмә кредит линияләре турындагы килешүләр 17 декабрьдә үк имзаланган. Быел февральдә 10 ел срокка тапшырылган заем CDB кредит линиясен $100 млн.га киңәйтәчәк. Кредит чаралары энергетика, иҗтимагый инфраструктура, транспорт һәм коммуникацияләр, авыл хуҗалыгы, металлургия, химия промышленносте, туризм һ.б.өлкәләрендәге финанс инвестицияләү проектларына юнәлтеләчәк. CDB и БРК Шанхай хезмәттәшлек оешмасы хезмәттәшлеге банкара берләшмә әгъзалары булып санала, алар бергәләп Алмаата өлкәсенең Чарын елгасындагы Мойнак ГЭСы төзелешен финанслый.