Казан дары заводы үз электр энергиясен ќитештерергђ планлаштыра

Киләсе елда турбина эшли башлаячак.
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Киләсе елда Казан дары заводында электр энергиясе җитештерү өчен турбина эшли башлаячак. Бу хакта бүген журналистларга матбугат конференциясендә предприятиенең генераль директоры Хәлил Гыйниятов сөйләде.
Турбинаны гамәлгә кую – заводта эшләнгән кризиска каршы чараларның берсе. Предприятиегә электр энергиясен сатып алырга туры килмәячәк. Шулай итеп, экономияләнгән акча производствоны үстерүгә тотылачак.