Чаллыда 25 катлы “түбәтәй” бизнес-үзәге ачылды

Автошәһәрдә “сакаллы төзелешләрнең” иң атаклысы булган комплекс рәсми рәвештә ачылды
(Чаллы, 26 декабрь, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Кичә Чаллыда күренекле вакыйга булды – Автошәһәрдәге атаклы “түбәтәй” файдалануга тапшырылды. Хәзер ул заманча “2.18” бизнес-үзәге.
Комплексны ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге башлыгы Илдар Халиков катнашты.
25 катлы бизнес-үзәкнең гомуми мәйданы 18,6 мең квадрат метр тәшкил итә. Биредә стандарт һәм уңайлылыгы югары булган офислар, тиз йөрешле дүрт лифт, 300 урынга исәпләнгән машина кую урыны урнашкан. 2009 елда комплекс янәшәсендә түбәтәйгә һәйкәл ачылыр дип көтелә.
“Бүген Чаллыда яшәүче һәркем өчен бәйрәм. “Түбәтәй”не төзү эшләре, ниһаять, төгәлләнде. Шәһәрнең символына әверелгән объект бик матур булып чыккан. Ул кече һәм урта бизнесны үстерү өчен яхшы мәйданчык булачак”, - дип ассызыклады бизнес-үзәкне ачу тантанасында Илдар Халиков.
“Бүген Чаллы өчен генә түгел, ә бөтен Татарстан өчен зур вакыйга. Халык “түбәтәй” дип исем биргән бизнес-үзәк үз ишекләрен ачты. Ул моннан 35 ел элек төзелә башлаган иде. Әлеге үзәктә тормыш кайнап торсын”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Яңа ел алдыннан Татарстан парламенты спикеры Чаллыда яшәүчеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм уңышлар теләде.
Автошәһәрдәге бизнес-үзәкнең яңа бинасы 80нче еллардан алып шәһәрдәге иң атаклы “сакаллы төзелешләрдән” санала. Халык аңа түбәсендәге Татарстан флагы төсенә буялган цилиндр формасындагы чыгынтысына карап “түбәтәй” дигән исем бирә. Үзгәртеп кору елларында финанс кыенлыклары аркасында төзелеш эшләре туктап калган вакытта бинаның конструкциясе корылган була инде. 90нчы еллар уртасында бинаны кунакханә, офис үзәге яки дөньядагы иң зур кока-кола реклама шешәсе рәвешендә төзеп бетерүнең төрледән-төрле проектлары барлыкка килә.
Татарстан Президенты бинаны тиз арада төзеп бетерү һәм файдалануга тапшыру шарты белән бер җирле эшкуарга юк кына бәягә сатарга тәкъдим итә. Әмма ул вакытта шәһәрдә күп сандагы кунакханә номерлары һәм офис биналарына ихтыяҗ һәм әлеге проектка инвестицияләр булмавына бәйле рәвештә, бина 2006 елга кадәр инглиз инвесторларын җәлеп итеп төзү эшләрен тәмамлаганчыга кадәр “тик” тора. Төзелешнең соңгы фазасында “Ак Барс” банкы – инветор, “Сити-үзәк” – заказчы, “Евростиль” ҖЧҖ бинаның генераль подрядчысы була.