“Алабуга” МИЗның 4 потенциаль резиденты аталды

Бүген Тимур Шаһивәлиев “Алабуга” махсус икътисади зонасына яңа резидентлар җәлеп итү буенча үз ведомствосы эше турында бәян итте
(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Булат Сруров). Бүген махсус икътисади зоналар белән идарә итү Федераль агентлыгының ТР территориаль идарәсе җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев “Алабуга” махсус икътисади зонасына яңа резидентлар җәлеп итү буенча үз ведомствосы эше турында бәян итте.
Искәртеп үтәбез, 2007 елның 16 ноябренә махсус икътисади зона территориясендә тауар җитештерүче 5 юридик зат теркәлде: «Северстальавто-Елабуга» ҖЧҖ (елына 75 мең «FIAT Ducato» автомобиле җитештерә, инвестицияләр күләме – 140 миллион доллардан артык, 2000 эш урыны булдырылган); «Полиматиз» ЯАҖ (ел саен 17 мең тонна полипропилен продукт, инвестицияләр – 50 миллион доллардан артык, 70 эш урыны); «Роквул-Волга» ҖЧҖ (елына 100 мең тонна күләмендә минерал-мамык продукция, инвестицияләр – 105 миллион доллар, 140 яңа эш урыны); «Северстальавто-ИСУЗУ» ЯАҖ (елына 25 мең берәмлек йөк машинасы җитештерү буенча «Северсталь-авто» ААҖ белән Япониянең «ISUZU Motors» һәм «Sojitz Corp» корпорацияләренең уртак предприятиесе, инвестицияләр күләме – 14,5 миллион АКШ доллары, 1200 эш урыны); «Завод инженерного оборудования» ЯАҖ (җылылык насослары һәм климатик системалар элементлары, инвестицияләр күләме – 21,6 миллион АКШ доллары, 200 эш урыны).
Т.Шаһивәлиев сүзләренә караганда, тагын 4 предприятиенең “Алабуга” МИЗ зонасы резиденты булу ихтималы зур. Беренче чиратта ул елына 18900 тонна пыяла-сүс продукция җитештерү буенча“Татнефть” ААҖ белән Германиянең «Preiss-Daimler» компаниясенең уртак проектын билгеләп үтте. Әлеге проектка 100 миллион доллардан артык күләмдә инвестицияләр салыначак. Беренче биш елда гамәлгә ашыру барышында барлык дәрәҗә бюджетларга салымнар рәвешендә 10 миллион евродан артык акча керәчәк. Предприятие продукциясенә автомобиль компонентлары җитештергәндә, төзелештә һәм башка сәнәгать тармакларында ихтыяҗ булачак. Федераль агентлык идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, партнерлар Алабуга районында уртак предприятиене теркәгәннәр, бизнес-план әзерләгәннәр (хәзер ул бер Россия банкы тарафыннан карала) инде. “Проектны кыска вакыт эчендә РФ икътисади үсеш һәм сәүдә министры каршындагы консультация советына кертеп булып дип ышанабыз”, - диде ул.
Махсус икътисади зонаның тагын бер потенциаль резиденты – пластик шешәләр ясау өчен чимал булган полиэтилентерефталат (ПЭТФ) җитештерү буенча “Ак Барс” банкы белән Көньяк Кореяның «KP Chemical» фирмасы уртак проекты. Проектка инвестицияләр күләме 250 миллион доллардан артып китә, 5 елда салымнар күләме – 100 миллион евродан артык. ПЭТФ җитештерү буенча яңа завод төзелеше 2008 елның икенче кварталында башланырга мөмкин. Проектта 100 эш урыны төзү карала. “Хәзер резидент статусын алу өчен барлык кирәкле документлар әзерләнә”, - дип белдерде Тимур Шаһивәлиев.
Ул алдагыларыннан кечкенәрәк, әмма “Россия Федерациясенең стратегик бурычларына җавап бирүче”тагын ике проектны атады. Бу – «Инновационные системы домостроения» - азкатлы төзелеш өчен полистирол блоклар проекты. Инвестицияләр күләме 10 миллион евродан артык булачак. “Септал” проекты исә “Казаноргсинтез” чыгарган полиэтиленнан септиклар әзерләүне күздә тота. Инвестицияләр 25 миллион евродан артык күләмдә ниятләнә.
Тимур Шаһивәлиев сүзләренчә, бар дүрт проект та рәсмиләштерү стадиясендә, предприятиеләрнең теркәү процессы бара, ә тиздән банклар аларның бизнес-планнарын караячак.