news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының керем һәм чыгым өлеше артачак

«2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» закон проекты тулаем кабул ителде.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан парламенты депутатлары «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» закон проектын кабул итте. Төзәтмәләр нигезендә, 2021 елга фонд бюджетының керем һәм чыгым өлешен 286,9 млн сумга арттыру күздә тотыла.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев билгеләп үткәнчә, закон проектына икенче укылышка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан сигез төзәтмә кергән.

2022 һәм 2023 еллардагы план чорына фондның керемнәрен һәм чыгымнарын 845,7 млн сумга һәм 1 млрд 90,8 млн сумга киметү тәкъдим ителә. 2021 елга бюджетның керем өлеше артуына нигезләнеп, мәҗбүри медицина иминияте территориаль программасы буенча, медицина ярдәме өчен түләүгә акча 431,5 млн сумга арткан.

Мәҗбүри медицина иминияте федераль фондыннан субвенция күләме 419,4 млн сумга арта, һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондлары бюджетларыннан бюджетара трансфертлар 132,5 млн сумга кими.

Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты түбәндәге параметрлар белән тулаем кабул ителде. 2021 елда керемнәр — 59 млрд 462 млн 575,8 мең сум, чыгымнар — 59 млрд 489 млн 698,2 мең сум, дефицит — 27 млн 122,4 мең сум; 2022 елда керемнәр — 61 млрд 967 млн 827,2 мең сум, чыгымнар — 61 млрд 967 млн 827,2 мең сум; 2023 елда керемнәр — 65 млрд 59 млн 818,6 мең сум, чыгымнар — 65 млрд 59 млн 818,6 мең сум.

Шул рәвешле, депутатлар «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» закон проектын кабул итү өчен тавыш бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100