news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда IT-парк резидентлары өчен салым ставкалары киметелә

«Салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча салым ставкаларын киметү — IT-тармакның эшенә этәргеч бирү коралы», — диде Айрат Хәйруллин.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда киләсе елдан IT-парк резидентлары өчен салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча салым ставкалары киметеләчәк. Ташламалы ставкалар 2023 елга кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта закон проекты бүген Дәүләт Советының унҗиденче утырышында кабул ителде.

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сүзләренчә, закон проекты мәгълүмати технологияләр өлкәсендә кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Киметелгән салым ставкасы салым түләүнең гадиләштерелгән системасын кулланучыларга каралган.

«Салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча салым ставкаларын киметү — IT-тармакның эшенә этәргеч бирү коралы. Ул инновацион компанияләр үсеше өчен куәтле импульс булачак», — диде министр. Аның фикеренчә, мондый ярдәм 200 ләп компанияне җәлеп итәргә булышачак һәм өстәмә өч мең эш урыны булдырачак.

Ташламалы салым ставкаларын 2021 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр билгеләү планлаштырыла. Айрат Хәйруллин әйтүенчә, бу вакыт аралыгында IT-компанияләр һәм икътисад үсеше өчен кулай шартлар булачак.

«Ташлама бирү критерие болайрак: компаниянең уртача кеше саны 100 гә кадәр, еллык кереме — 150 млн сумга кадәр, хисап чорында салым түләүченең кеременең 90 проценттан да азрак булмаган өлешен мәгълүмати технологияләр өлкәсендә компьютер программаларын эшләүдән кергән керем тәшкил итүе шарт», — диде министр.

Ул киметелгән салым 24 төбәктә үз көчендә булуын әйтте. Татарстанда яңартылган салым ставкалары IT-компанияләрнең лояль салым шартларын тәкъдим иткән башка төбәкләргә китүенә чикләү куячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100