news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елга Татарстан бюджеты 7 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде

Алдагы өч елга Татарстан бюджеты турында закон проекты тулаем хупланды.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елга Татарстан бюджеты кытлыгы 7 млрд 31 млн 557,6 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының унҗиденче утырышында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин хәбәр итте.

«2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» ТР закон проекты икенче укылышта каралды. Беренче укылыштан соң закон проектына төзәтмәләр кертелгән. Комитет утырышыннан соң, Леонид Якунин закон проектын өченче укылышта кабул итү тәкъдиме белән чыкты.

2021 елда Татарстан бюджетында керемнәр 274 млрд 636 млн 726,5 мең сум тәшкил итәчәк. Чыгымнар 281 млрд 668 млн 284,1 мең сум күләмендә. Дефицит — 7 млрд 31 млн 557,6 мең сум.

2022 ел: керем — 279 млрд 747 млн 243,5 мең сум, чыгымнар — 285 млрд 807 млн 492 мең сум, дефицит — 6 млрд 60 млн 248,5 мең сум.

2023 ел: керем — 282 млрд 810 млн 55,7 мең сум, чыгымнар — 288 млрд 990 млн 545,4 мең сум, дефицит — 6 млрд 180 млн 489,7 мең сум.

«Бюджет киеренке, ләкин мин аны ил икътисадыннан чыгып караганда, реаль дип саныйм», — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Закон проекты тулаем кабул ителде, биш кеше каршы булды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100