Дмитрий Медведев Төркия белән инвестицион проектларны туктатырга вәгъдә итте

Хөкүмәткә икътисади һәм гуманитар өлкәләрдәге "агрессия акты"на җавап бирү системасын эшләү йөкләнгән

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Россиянең "Су-24" хәрби очкычына  Төркия һөҗүменә бәйле рәвештә, Россия  бу ил белән инвестицион проектларны туктатырга ниятли. Бу хакта Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев РФ Хөкүмәте утырышында белдергән.

Аның сүзләренчә, кичә Екатеринбургта РФ Президенты белән икътисади чаралар мәсьәләсе турында фикер алышынган. Нәтиҗәдә, Хөкүмәткә икътисад һәм гуманитар өлкәләрдә агрессия актына җавап бирү чаралары системасын эшләргә йөкләнелгән. Карарлар 2016 елның 30 декабрендәге "Махсус икътисади чаралар турында"гы закон нигезендә кабул ителәчәк.