Парламентарийлар “Татарстан Республикасының 2012 елга һәм 2013 һәм 2014 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проекты турында фикер алыша

Алдагы өч елда ТР икътисадына 1,5 трлн. сумнан артык инвестицияләр җәлеп итәргә планлаштырыла

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстан парламенты сесиясендә “Татарстан Республикасының 2012 елга һәм 2013 һәм 2014 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проекты беренче укылышта карала.

ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасының 2012 елга һәм 2013 һәм 2014 елларның план чорына социаль-икътисади үсеш фаразы, төп финанс документының төп күрсәткечләре белән таныштырып үтте. Ул үз чыгышында икътисад үсеше тенденцияләрен, республикада тормышка ашырыла торган проектларны һәм дөньякүләм икътисадтагы тотрыклы булмаган вәзгыятьне, 2009 елгы кризис нәтиҗәләрен исәпкә алып, фаразны төзүгә консерватив һәм сак килүләрен билгеләп үтте. Республиканың фараз параметрлары РФ Икътисади үсеш министрлыгы төбәкләргә җиткергән икътисад үсешенең сценар шартларының уртача–оптимистик вариантына нигезләнә.

Алдагы өч елда нефтькә бәя 97-101 АКШ доллары, доллар курсы 27,8-30,5 сум булыр дип көтелә. Инфляция 2012 елда - 6 процент булыр, 2014 елда исә 5 процентка кадәр төшәр дип көтелә.

2012 елда эчке тулаем продукт 1 трлн.325 млрд. сум күләмендә булачак дип көтелә. Алдагы өч елда эчке тулаем продуктының еллык үсеше 5 проценттан алып 6,5 процентка кадәр булыр дип фаразлана.

Икътисадның үсешендә төп рольне сәнәгать уйнар дип фаразлана. “Узган елларда сәнәгать секторына салынган инвестицияләр үз нәтиҗәләләрен бирер һәм 2012 елда төп сәнәгать продукциясен чыгару артыр, сәнәгать җитештерүе индексы 106,2 процентка җитәр дип көтәбез”, - дип белдерде министр.

2012 елда эчке тулаем продуктының төп капиталына инвестицияләр салу 32 процентка җитәр дип көтелә. Алдагы өч елда ТР икътисадына 1,5 трлн. сумнан артык инвестицияләр җәлеп итәргә планлаштырыла. Аларны нефтехимия, автомобиль төзелеше, торак төзү өлкәсендәге проектларны тормышка ашыру өчен тотачаклар.

Инвестицион активлык төзелеш секторының үсешенә китерәчәк, анда ел саен 5 процент үсеш булыр дип көтелә. 2012-2015 елларда 7 млн.кв.метр торак гамәлгә кертү көтелә.

Киләсе елда уртача җан башына туры килә торган акча керемнәре күләме фаразлар буенча 18 процентка, ә реаль акча керемнәре 11 процентка артачак. Халыкның керемнәре хезмәт хакы һәм пенсияләр арту исәбенә үсәчәк. Билгеле булганча, хезмәт хакы 2012 елның 1 гыйнвареннан уртача 16,7 проценка арта.

Бюджет буенча фикер алышу вакытында Мидхәт Шаһиәхмәтов депутатларның республиканың финанс документын формалаштыруга кагылышлы сорауларына җавап бирде. Аерым алганда, Николай Рыбушкин 2012 елда сафка кертеләчәк 2 млн. кв. метр торакның күпмесенең социаль торакка туры килүе турында белеште. Бүгенге сессиядә бу мәсьәлә берничә тапкыр күтәрелде. Парламент утырышында катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда социаль программасы буенча торак актив төзелә, республика башка, шул исәптән федераль программаларда да актив катнаша. Әлеге программалар кысаларында социаль торак белән тәэмин итү мөмкинлеге бар.

КПРФ фракциясе Хафиз Миргалимов мәктәпләрнең капиталь ремонтына 2012 елда бюджетта акча каралу мәсьәләсе белән кызыксынды. Министр сүзләренә караганда, ел ахырына кадәр мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча программа формалаштырылачак һәм ТР Президентының ТР Дәүләт Советына Юлламасында чагылыш тапкан бурычлар тулысынча тормышка ашырылачак.

Депутат Илсур Сафиуллин бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакын төбәк буенча уртача хезмәт хакына җиткерү буенча нинди эш алып барылуын сорашты. М.Шаһиәхмәтов: “Сәламәтлек саклау системасында кайбер белгечлекләр буенча без моңа якын килдек. Бу юнәлештә эш алып барыла. Эш хакы бюджет исәбенә генә артырга тиеш түгел. Республика никадәр күбрәк эшли, шуның кадәр хезмәт хакын арттырырга мөмкин булачак”, - дип җавап бирде.

Социаль сәясәт комитет рәисе Светлана Захарова министрга киләсе елда фельдшер-акушерлык пунктларын һәм амбулатория-профилактика учреждениеләрен ремонтлау буенча ни эшләнәчәгенә кагылышлы сорау бирде. Министр сүзләренчә, бу обкъектларны ремонтлау мәсьәләсен, Хөкүмәтнең карары белән, капиталь салулар программасына кертергә мөмкинлек бар.

Депутат Василий Логинов республикада моношәһәрләрне үстерү буенча чаралар белән кызыксынды. М.Шаһиәхмәтов җавабыннан аңлашылганча, Кама Аланында яңа медицина учреждениеләре, эш урыннары булдырыла. Ел ахырына кадәр федераль үзәктән бу максатларда бүлеп бирелгән акчаны үзләштереп бетерергә кирәк.

Парламентарийлар шулай ук торак төзелеше программасына һәм инвестицияләр җәлеп итүнең чыганакларына, минималь хезмәт хакы үсешенә кагылышлы сораулар бирде.