Фәрит Мөхәммәтшин: “ТР Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән бюджет Татарстан халкын социаль яклауга юнәлтелгән”

Бюджетның төп параметрлары белән ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин таныштырды

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстан парламенты утырышында “Татарстан Республикасының 2012 елга һәм 2013 һәм 2014 елларның план чорына бюджеты турында” закон проектын беренче укылышта кабул иттеләр.

Бюджетның төп параметрлары белән ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин таныштырды.

Аерым алганда, бюджет өлкәсенең хезмәткә яңача түләү системасында булган хезмәткәрләргә эш хакы 2012 елның 1 октябреннән 6 процентка артачак. Бюджетның мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль тәэмин ителеш өлкәләре хезмәт хакы түләүнең яңа системасына күчерү көтелә. Алар өчен 2012 елның 1 октябреннән хезмәт хакы фонды 16 процентка арта.

Бюджетның чыгым өлешендә шулай ук 2011 елның 1 сентябреннән укытучыларга хезмәт хакын 30 процентка, 2011 елның 1 октябреннән бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә 6,5 процентка һәм мәктәпләрдәге медицина хезмәткәрләренә 2012 елның 1 гыйнвареннан 50 процентка арттыру исәпкә алынган.
Шулай ук 2012 елның 1 сентябреннән стипендияләрне 6 процентка арттыру, коммуналь хезмәтләрне 15 процентка индексацияләү көтелә. Бюджет составында Юл фонды формалаша. Федераль дәрәҗәгә хокук саклау органнарын финанслау вәкаләтләре тапшырыла. 2012-2014 елларда республикакүләм социаль яктан әһәмиятле программалар дәвам иттереләчәк.
Министр шулай ук 2012 елда Татарстан бюджеты югалтулары турында сөйләп үтте. Киләсе елда югалтулар 5,5 миллиард сум тәшкил итәргә мөмкин. Аның сүзләренә караганда, 2012 елга исәпләнгән бюджетны формалаштыруда кайбер федераль норматив-хокукый үзгәрешләргә бәйле билгеле бер кыенлыклар бар.
Бу республика бюджетындагы керемнәрнең күләмен киметә. Аерым алганда, министр билгеләп үткәнчә, нефть буенча файдалы казылмалар чыгаруга салым ставкалары арта, 2011 елның 1 октябреннән салым салу схемасы кертелде. Әлеге схеманы гамәлгә кертүнең республикадагы нефть эшкәртүче предприятиеләрнең хәлен начарайтуын депутатлар да билгеләп үтте.
Республика бюджеты керемнәренә йогынты ясаучы тагын бер үзгәреш – спиртка акцизлар исәпләү тәртибендәге үзгәрешләр. Акциз ставкаларын индексацияләүне исәпкә алып, республика бюджетындагы югалтулар 100 миллион сум тәшкил итәр дип көтелә.
Моннан тыш, файдалы казылмалар чыгаруга салымны федераль бюджетка 100 процент күләмендә күчерүгә бәйле рәвештә, федераль бюджет компенсацияләре дә кими. 2011 елда республиканың финанс югалтулары 600 миллион сумнан артык тәшкил итәчәк. 2013 елдан компенсация тулысынча бетерелә.
2012 елда Татарстан бюджеты, бюджетара трансфертлар буларак, федераль казнадан төрле юнәлешләр буенча 12,6 млрд. сум, 2013 елда – 7,4 млрд. сум, в 2014 елда – 7,1 млрд. сум алачак. Федераль үзәктән килә торган акчалар күләменең кимүе әлеге этапта кайбер федераль программаларны тормышка ашыруның тәмамлануы, федераль бюджеттан кайбер юнәлешләр буенча бюджетара трансфертларны тулысынча бүлеп бетермәү белән бәйле.

Радик Гайзатуллин фикер алышу вакытында депутатлар Светлана Захарованың – сирәк очрый торган авыруларны дәвалауга, ун һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрне бушлай торак белән тәэмин итүне тизләтү өчен акча бүлеп бирүгә; Илшат Әминовның киләсе ел бюджетында спорт тармагына каралган акчаларның кимүенә кагылышлы сорауларына җавап бирде. Шулай ук депутатлар Хафиз Миргалимов муниципалитетлар бюджетларының бөтенлегенә һәм республика кредитларын түләүгә, Татьяна Водопьянованың яшьләрнең мәшгульлеген итүгә бәйле мәсьәләләр белән кызыксынды.

Муниципалитетларның бюджетына кагылышлы мәсьәләне депутат Николай Рыбушкин да күтәрде. Ул гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, мәсәлән, быел яуган кебек кар булган очракта, җирлекләр бюджетларында финанслар каралганмы-юкмы икәнлеген белеште. Министр сүзләренә караганда, 2012 елда гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү өчен, резерв фондында акча каралган.

Радик Гайзатуллин шулай ук депутатлар Илсур Сафиуллинның киләсе ел бюджетында балаларның ялын оештыру, терроризмны кисәтү, юл хәрәкәте иминлеге программаларын финанслауга, Азат Зыятдиновның мәктәпләрне оптимизацияләү нәтиҗәсендә алынган файдага кагылышлы сорауларына җавап бирде. Министр оптимизацияләү нәтиҗәсендә янга калган акчаларның шул районда һәм шул өлкәдә калуын билгеләп үтте.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, бюджет проекты буенча фикер алышуларга нәтиҗә ясап, бүген яңгыраган чыгышларда борчылу һәм проблемаларга игътибар бирүнең ярылып ятуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, бюджет формалаштырганда һәрвакыт күбрәк һәм яхшырак итү омтылышы күзәтелә. “Әмма ТР Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән бюджет Татарстан халкын социаль яклауга юнәлтелгән. ТР Президентының ТР Дәүләт Советына Юлламасында чагылыш тапкан максатларга җавап бирә”, - дип билгеләп үтте спикер.