Төбәкләрнең энергия саклау программаларына федераль бюджеттан 3 елда 17 миллиард сум акча бүленәчәк

Бүген РФ Президенты Чаллыда Икътисадны модернизацияләү һәм технологик үсеш комиссиясе утырышында әнә шул хакта хәбәр итте

(Чаллы, 26 октябрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Якындагы 3 елда төбәкләрнең энергия саклау программаларына федераль бюджеттан 17 миллиард сум акча бүленәчәк. Бүген Россия Президенты Дмитрий Медведев Чаллыда Икътисадны модернизацияләү һәм технологик үсеш комиссиясе утырышында әнә шул хакта хәбәр итте. Энергия нәтиҗәлелеге буенча төбәк программаларына багышланган утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
Д.Медведев кереш сүзендә белдергәнчә, 21 октябрьдә Россия Хөкүмәте 10 елга исәпләнгән энергия нәтиҗәлелеге программасын хуплаган. Ул 2020 елга Россия тулаем төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгын 13,5 процентка киметүне, өстәвенә, Президентның сүзләренә караганда, якындагы 3 елда төбәк проектларын 17 миллиард сум күләмендә финаслауны күздә тота. “Безнең субъект җитәкчеләре бу эшкә аеруча игътибарлы мөнәсәбәттә булырга тиеш”, - дип ассызыклады Дмитрий Медведев.
Дәүләт башлыгы искәртеп узганча, әлегә төбәк энергия нәтиҗәлелеге программалары җитәрлек дәрәҗәдә уңышлы эшләми. Д.Медведевның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта 54 шундый программа кабул ителгән, 25 е – кабул итү, 4 се әзерләү стадиясендә. “Губернаторларны ашыктырырга кирәк, - дип ассызыклады Президент. - Әлегә бу документларның сыйфаты канәгатьләндерми. Күп кенә төбәкләрнең бюджетларында тиешле чыгымнар бөтенләй каралмаган”.
“Киләчәктә бу торак-коммуналь хезмәтләргә чыгымнарның кимүенә китерергә тиеш”, - дип белдерде Дмитрий Медведев.
Россия Президенты шулай ук төбәк җитәкчеләренә энергия саклауны популярлаштыру белән шөгыльләнергә күрсәтмә бирде. “Кешеләр без моны алар азрак акча сарыф итсеннәр өчен эшләвебезне аңларга тиеш. Телевизор экраннары аша бу хакта көн саен сөйләргә кирәк, - диде Дмитрий Медведев. – Бу – энергия нәтиҗәлелеге белән шөгыльләнүче барлык губернаторларга турыдан-туры күрсәтмә”.