news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 октябрьдән хезмәт хакы күтәреләчәк россиялеләрнең категорияләре билгеле булды

Хезмәт хакының уртача үсеше дүрт процентка якын тәшкил итәчәк, әлеге күрсәткеч төбәккә һәм һөнәргә бәйле рәвештә үзгәрергә мөмкин.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). 1 октябрьдән кайбер бюджет оешмалары хезмәткәрләренең хезмәт хакын индексацияләү булачак.

Аерым алганда, хезмәт хакы арту Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткару үзәкләрендә, социаль өлкә һәм гидрометеорология хезмәте учреждениеләрендә, Роспотребнадзор гигиена үзәкләрендә, Росстандартның стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәкләрендә, инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәкләрендә һәм оешмаларда эшләүче хезмәткәрләргә кагылачак. Бу хакта «МК» сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Хезмәт хакының уртача үсеше дүрт процентка якын тәшкил итәчәк, әлеге күрсәткеч төбәккә һәм һөнәргә бәйле рәвештә үзгәрергә мөмкин. Шулай итеп, субъектлар өстәмә күләмне мөстәкыйль рәвештә билгели ала, шул ук вакытта ул федераль дәрәҗәдә билгеләнгәннән түбәнрәк була алмый. Моннан тыш, окладтан процент нисбәтендә исәпләнгән барлык өстәмә түләүне индексацияләү булачак.

Хезмәт хакларын индексацияләү президентның май указларында искә алына торган бюджет даирәләре хезмәткәрләренә (медицина хезмәткәрләре, педагоглар һәм башкалар) кагылмаячак, чөнки аларга окладлар 1 гыйнвардан индексацияләнә.

Индексация — хезмәт өчен түләү буенча төп дәүләт гарантияләренең берсе, эш бирүченең теләгенә бәйсез рәвештә хезмәт килешүе төзелгән барлык хезмәткәрләргә карата уздырылырга тиеш. Аның күләме инфляция дәрәҗәсенә бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100