“Татнефть”нең директорлар советында 2030 елга үсеш стратегиясе турында фикер алышачаклар

“Татнефть” директорлар советы утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узачак.
(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген “Татнефть” директорлар советы рәисе, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов директорлар советы утырышы уздырачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайты хәбәр итә.Утырышның төп темасы “Татнефть”нең 2030 елга кадәрге үсеш стратегиясе буенча фикер алышу булачак.Директорлар советы утырышы Татарстанның Хөкүмәт Йортында көннең беренче яртысында узачак. Соңрак Рөстәм Миңнеханов шунда ук ОАО "Татнефтехиминвест-холдинг" директорлар советы утырышын да уздырачак.