“Татспиртпром” беренче яртыеллыкта сатуны 21 процентка арттырган

Компаниянең табышы да сизелерлек артып, 3,975 млрд сумга җиткән

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Бүген Казанда “Татспиртпром” ААҖнең Директорлар советы утырышы узды, аның барышында 2015 елның беренче ярты елында компания эшчәнлегенең нәтиҗәләре каралды. Чара ТР Премьер-министры, “Татспиртпром” ААҖнең Директорлар советы рәисе Илдар Халиков рәислегендә үтте.

Директорлар советы утырышы барышында “Татспиртпром”ның беренче яртыеллыкта җитештерү һәм финанс эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүматлар хәбәр ителде. Бу чорда 3,440 млн. декалитр алкоголь продукциясе җитештерелгән, җитештерү планы 183 мең декалитрга арткан.

Алкоголь продукциясен сатуның гомуми күләме 3,743 млн. декалитр тәшкил иткән, 2014 елның шул чорына караганда 21 процентка арткан.

Татарстаннан читтә, РФ территориясендә, “Алкоторг” ҖЧҖ аша 694 мең декалитр алкоголь продукциясе сатылган, узган елның шул чорына караганда 32 процентка күбрәк.

Компаниянең табышы сизелерлек арткан – 2015 елның беренче ярты елында 3,975 млрд сумга җиткән, 2014 елның беренче ярты елында ул 2,505 млрд. сум тәшкил иткән.

2015 елның беренче ярты елында “Татспиртпром” ААҖ барлык дәрәҗәдәге бюджетка 8,908 млрд сум салым һәм җыемнар күчергән, узган елның шул чорына караганда 107 процентка арткан.

Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 2015 елның беренче ярты елында 3,025 млрд сум кергән.

Илдар Халиков компания эшчәнлеге нәтиҗәләрен уңай бәяләде һәм үсешнең алга китешен билгеләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.