Кытайдагы партнерлар белән элемтәләр саны арту бик тә мөһим - ТР Премьер-министры

Илдар Халиков су ресурслары буенча Россия-Кытай уртак комиссиясе вәкилләре белән очрашты

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков су ресурслары буенча Россия-Кытай уртак комиссиясе вәкилләре белән очрашты.

Республика Хөкүмәте йортында уздырылган очрашуда ТР экология һәм табигать байлыклары министры Артем Сидоров һәм башка рәсми затлар катнашты. Яклар алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре һәм башка актуаль темалар хакында фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Илдар Халиков су ресурслары буенча Россия-Кытай комиссиясе әгъзаларына Татарстанга сәфәр һәм мондый очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул, аерым алганда, соңгы вакытта ТРның Кытай партнерлары белән төрле тармактагы элемтәләр саны артуны билгеләп үтте.

"Бу безне өчен бик тә мөһим, - диде ТР Премьер-министры.  - Чөнки күп кенә проектлар буенча Кытайдагы партнерлар белән хезмәттәшлек кысаларында актив эш алып барыла".  

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.