Бәяләү компанияләре арасында юридик затларны аккредитацияләүгә гаризалар кабул ителә

Ул «Эшкуарлык субъектларының җиһаз алуга бәйле чыгымнары өлешен субсидияләү» программасын гамәлгә ашыру кысаларындагы гамәл өчен кирәк

 (Казан, 26 август, “Татар-информ”). 24 августтан башлап, «Эшкуарлык субъектларының җиһаз алуга бәйле чыгымнары өлешен субсидияләү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында, аккредитациядә катнашу өчен, Татарстан Республикасы сатып ала торган җиһазларның базар бәясен билгеләү экспертизасы бәяләмәсен бирү буенча бәяләү компанияләре арасында юридик затларны аккредитацияләүгә гаризалар кабул ителә башлый.

Гаризалар Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Мәскәү ур.,55, кабинет №125. Гаризаларны кабул итү вакыты: дүшәмбе – пәнҗешәмбе – 9.00дән 18.00гә кадәр; җомга – 9.00дән 17.00гә кадәр.

Гаризаларны шулай ук Үзәкнең Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге вәкиллекләрендә дә тапшырырга мөмкин, диелә ТР Икътисад министрлыгы игъланында.