«Казан» берләшмәсе, яңгырга карамастан, Восточный космодромын төзүне дәвам итә

Объектта эшләр, һава торышы начар булуга да карамастан, график буенча бара, дип искәртте Роскосмос башлыгы.
(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Ерак Көнчыгышта туктаусыз дәвам иткән яңгырларга да карамастан, Восточный космодромында «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе катнашында «Ангара» ракетасының старт комплексын торгызу эшләре дәвам итә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Роскосмос башлыгы Дмитрий Рогозинга сылтама белән хәбәр итә.«Яңгырның бер ай инде туктаганы юк. Бу елына 310 кояшлы көн була торган урын. Бәлки, климат үзгәргәндер. Котлованнарны су баса, техника эшли, бик кыен», - диде Дмитрий Рогозин.Роскосмос башлыгы искәрткәнчә, Восточный космодромында эшләр план нигезендә бара: төзелеш эшләре 2022 елда тәмамланырга һәм «Ангара» ракета-йөрткечен җибәрергә әзерли башларга тиешләр.«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Роскосмос «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе белән космодромда төзелеш эшләре алып бару турында 2018 елда килешү төзегән.