Татарстанга Кабарда - Балкар Республикасы Хөкүмәте делегациясе килә

Ике көнлек сәфәр программасы гаять тыгыз

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”). Бүген Татарстанга Хөкүмәт рәисе Александр Меркулов җитәкчелегендә Кабарда - Балкар Республикасы делегациясе килә.
Ике көнлек сәфәр программасы гаять тыгыз. Анда Универсиада авылы төзелеше мәйданында, “ Югары технологияләр өлкәсендә медицина белем бирү үзәге” федераль укыту-методик үзәгендә, Казан теннис академиясендә, IT-паркта, “Химград” технополисында, аерым предметлар тирәннән үзләштерелүче 177 нче мәктәптә булу, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов белән очрашу каралган.
Татарстан Дәүләт Советы белән Кабарда-Балкар парламенты арасында парламентара хезмәттәшлек килешүе 1997 елда имзаланган иде. Ике республика арасындагы мөнәсәбәтләр 1998 елда имзаланган Дуслык һәм хезмәттәшлек шартнамәсе, ике төбәк Хөкүмәте арасында төзелгән Икътисади, фәнни-техник һәм социаль өлкәләрдә хезмәттәшлек килешүе нигезендә корылган. 1999 елның апрелендә Казанда Кабарда-Балкар Республикасының Сәүдә вәкиллеге эшли башлады. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, узган ел Татарстаннан әлеге республикага 269 млн. сумлык продукция чыгарылган.