news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Wildberries башлыгы Миңнехановка Татарстанда технопарк төзү планнары турында сөйләде

Татарстан Президенты компаниягә җир кишәрлеге бүлеп бирү һәм коммуникацияләр үткәрүдә ярдәм итәргә ышандырды.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Онлайн-сәүдә өлкәсендә махсуслашкан Wildberries компаниясе Татарстанда үзмәшгульләрне, шулай ук кече һәм урта бизнес вәкилләрен урнаштыру өчен технопарк төзергә ниятли. Wildberries компаниясенә нигез салучы һәм аның генераль директоры Татьяна Бакальчук бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда проект хакында сөйләде.

Компания җитәкчесе сүзләренчә, Wildberries логистика бурычларын хәл итүне һәм продукция сатуны (шул исәптән Россиядән читтә дә) тәэмин итүне үз өстенә алырга әзер. Проектны гамәлгә ашыру өчен ул ТР Президентыннан өстәмә рәвештә бер гектар җир бүлеп бирүдә, шулай ук тиешле инфраструктура булдыруда ярдәм сорады.

Рөстәм Миңнеханов республика тарафыннан тиешле бөтен ярдәм күрсәтеләчәгенә ышандырды, чөнки үзмәшгульләрнең бизнесын оештыру өчен мәйданчык Татарстанга бик тә кирәк.

«Агымдагы шартларда интернет-сәүдә икътисадны һәм эш урыннарын саклап калырга мөмкинлек бирә торган «коткару боҗрасы»на әверелә. Бөтен нәрсә тукталып калган бүгенге көндә сезнең мондый мәйданчыклар оештыруыгыз тулаем алганда илебез өчен революцион проект булачак», - дип искәртте ТР Президенты.

Татьяна Бакальчук ярдәм күрсәтергә ышандырган өчен Президентка рәхмәт белдерде һәм компаниянең «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика акциясенә кушылуы, партнерлар сыйфатында мохтаҗларның өенә бушлай азык-төлек китерүе хакында сөйләде. Президент аңа проектта катнашканы өчен аңа рәхмәт әйтте һәм Wildberries компаниясе генераль директорын Эшкуарлар көне белән котлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100