news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Путиннан «Стимул» программасын финанслауны арттыруны сорады

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектына керүче федераль программа буенча 2020 елда якынча 215 объект төзү күздә тотыла.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Россия төбәкләре «Стимул» федераль программасын финанслауны арттыруга мохтаҗ. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгы Владимир Путин белән ике яклы эшлекле очрашуда шулай дип белдерде.

«Сафка бастырыла торган торакның бер квадрат метрына сигез мең сум исәбеннән чыгып, «Стимул» федераль программасын финанслауны арттыруыгызны сорар идем. Илебезнең барлык төбәкләре дә шуңа мохтаҗ. Моны мин республика җитәкчесе буларак кына түгел, ә Дәүләт Советының эшче төркеме җитәкчесе буларак та әйтәм», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Стимул» программасы узган елда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектына кертелде. Программа торак төзелешен стимуллаштыруга юнәлдерелгән, ул социаль, коммуналь һәм юл инфраструктурасына кагыла. Быел аның буенча якынча 215 объект төзү күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100