Казан халыкара аэропортын гуманитар хаб сыйфатында куллану планлаштырыла

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиллеге компанияләргә «Казан» халыкара аэропортыннан йөк ташуны оештыруда ярдәм итәргә әзер.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Пассажир авиакомпанияләре «коронакризис»та кыен шартларда калган булса, кайбер йөк ташучылар төбәкләр белән эшләү мөмкинлеген тапкан. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

«Идел-Днепр» төркеме апрель аенда ук халыкара йөкләр ташу вакытында очкычны транзит утыртуны гамәлгә ашыра торган аэропортлар исемлеген киңәйтте. «Казан» халыкара аэропорты да әлеге исемлеккә керде.

«Идел-Днепр» төркеме Россиядә эшчәнлекне диверсификацияләүгә юнәлдерелгән һәм Казан әлеге үсеш адымнарының берсе булды. Казан — Үзәк Россиядә иң алга киткән төбәкләрнең берсе, ул берничә зур халыкара чараны уңышлы үткәрде. Инвестицион җәлеп итүчәнлек һәм транспортка үтемлелек югары дәрәҗәдә. Болар барысы да, шулай ук уңай коммерция кәефе «Волга Днепр» төркеменә Казанны сайлау мөмкинлеген бирде.

Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге кызыксынган компанияләргә «Казан» халыкара аэропортыннан йөк ташуны оештыру мәсьәләләрендә ярдәм итәргә әзер.