news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Covid-19 аркасында Татарстанда энергия куллану 8,3 процентка кимегән

Татарстан Премьер-министры «Татэнергосбыт» АҖ директорлар советы утырышын уздырды.

Covid-19 аркасында Татарстанда энергия куллану 8,3 процентка кимегән
https://tatarstan.ru

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Апрель аенда Татарстанда карантин чаралары аркасында энергия куллану күләме 8,3 процентка кимегән. Фаразлаулар буенча, май аенда энергия куллануның күләме 12,6 процентка кимүе көтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте җитәкчесе Алексей Песошинга «Татэнергосбыт» АҖ директорлар советы утырышында хәбәр иттеләр.

Докладта әйтелгәнчә, тулаем квартал нәтиҗәләре буенча алганда, 1 кварталда электр энергиясенә ихтыяҗ 3,1 процентка кимегән. Ихтыяҗ кимү шул исәптән һава торышы белән дә бәйле, чөнки кышын уртача һава температурасы узган елгыга караганда 5 градуска югарырак булды.

Апрель аенда карантин чаралары аркасында машина төзелеше компанияләре, шулай ук сәүдә үзәкләре энергия куллануны киметте. Казан «Мега»сы электр энергиясен куллануны 1,3 млн кВт сәгатькә, «Парк Хаус» 1 млн кВт сәгатькә киметкән.

Директорлар советына 1 апрельгә электр энергиясе өчен бурычларның 478 млн сум тәшкил иткәнлеге турында мәгълүмат бирелде. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 111 млн сумга үсеш күзәтелә. Шул ук вакытта, энергетиклар билгеләп үткәнчә, үсеш, халыктан тыш, барлык кулланучылар төркемнәрендә диярлек барлыкка килгән.

Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләрендә су белән тәэмин итү каналлары төп бурычлылар булып кала. Баулы «Водоканал»ының 22 млн сум бурычы бар, Яшел Үзән районындагы өч су каналында 5,5 млн сум бурыч җыелган. Шулай ук Кама Аланы су каналы 1,4 млн сум, ә «Питрәч коммуналь челтәрләре» оешмасының 2,2 млн сум бурычы бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100