news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел тупланма пенсия күләме артачак

1 августтан тупланма пенсияләрне яңадан исәпләячәкләр һәм бу 80 мең кешегә кагылачак.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). 2020 елда россиялеләрнең тупланма пенсияләре 9,13 процентка артачак, 1 августтан аны яңадан исәпләячәкләр һәм бу 80 мең кешегә кагылачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Пенсия фондының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Быел россиялеләрнең тупланма пенсияләре 9,13 процентка артачак. Мондый коэффициент узган ел йомгаклары буенча пенсия тупланмаларын инвестицияләү нәтиҗәләре (ул инфляция дәрәҗәсен өч тапкыр узып киткән) нигезендә билгеләнгән. 1 августтан тупланма пенсияләрне яңадан исәпләячәкләр һәм бу 80 мең кешегә кагылачак», — диелә хәбәрдә.

Бу шулай ук пенсия тупланмаларын финанслашу программаларында катнашучыларга да кагылыр дип көтелә. Бүгенге көндә мондый пенсияне лаеклы ялдагы 32 мең кеше ала. Август аеннан аның күләме 7,99 процентка артачак.

Россия Пенсия фондында билгеләп үтүләренчә, түләүләрне яңадан исәпләү өчен чыгымнарның гомуми күләме 1,87 миллиард сум тәшкил итәчәк. Шуның 1,53 миллиарды — тупланма пенсияләрне, 353 миллионы пенсия тупланмаларын финанслашу программаларында катнашучыларның акчасын арттыруга тотылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100