Бүген Россиядә Эшмәкәрләр көне билгеләп үтелә

Татарстанда 200 меңгә якын кече һәм урта эшмәкәр исәпләнә
(Казан, 26 май, “Татар-информ”). Бүген Россиядә Эшмәкәрләр көне билгеләп үтелә. Календарьда әлеге дата РФ Президентының 2007 елда имзаланган Указы нигезендә барлыкка килде.

Татарстан эшмәкәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча комитет рәисе Тимур Шаһивәлиев котлады.

“Бу - мөстәкыйльлек, җаваплылык сайлаган, мөһим икътисади һәм социаль бурычларны чишкәндә рискка барырга курыкмаган кешеләр бәйрәме. Бүген Татарстанда 200 меңгә якын кече һәм урта эшмәкәр исәпләнә. Кече һәм урта бизнес республикада икътисад, иҗтимагый тормыш үсешенә зур өлеш кертә, йөзләрчә мең кешене эш урыны белән тәэмин итә. Барлык цивилизацияле илләрдә кече һәм урта эшмәкәрләр җәмгыятьнең иң актив һәм абруйлы өлешен, дәүләтнең нигезен тәшкил итә. Сез бүген республика халкы мәнфәгатьләре өчен хезмәт итеп, республика икътисадының иртәгесен төзисез һәм Татарстанның алга таба үсешенең нигезен саласыз. Татарстан эшмәкәрлек үсеше өчен уңайлы шартлар тудырылган төбәк. Алга таба да бу югары статусны сакларга тырышачакбыз”, - дигән юллар бар бу котлауда. Комитет рәисе республика эшмәкәрләренә инициативалы булганнары, нәтиҗәле хезмәттәшлекләре өчен рәхмәт белдерә.