Казанда «ВолгаСтройЭкспо» махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды

Күргәзмәдә Россиянең 72 шәһәреннән 429 предприятие, шулай ук 21 илдән килгән вәкилләр катнаша

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Казан ярминкәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашында «ВолгаСтройЭкспо» XVI халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды.
“Күргәзмәдә катнашучыларның саны елдан-ел арта баруы республикада уңайлы инвестицион климат хөкем сөрүе хакында сөйли. Татарстанны социаль-икътисади яктан үстерү программасы төзелеш өлкәсендәге күләмнәрне елдан-ел арттыруны күздә тота. 2010 ел нәтиҗәләре буенча төзелеш тармагын үстерүгә 170 миллиард сумга якын акча юнәлдерелгән. Төзелеш тармагы республиканың үсеш индикаторы санала”, - дип ассызыклады министр күргәзмәне ачу тантанасында. Ул искәртеп узганча, үткән ел республикада 2 миллион 20 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Быел төзелеш темплары 2 миллион 390 мең квадрат метрга кадәр арттырылачак. Ирек Фәйзуллин күргәзмәдә катнашучыларга уңышлы эшләүләрен һәм файдалы килешүләр төзүләрен теләп калды.
Россия сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлегенең техник җайга салу, стандартлаштыру һәм тәңгәллекне бәяләү комитеты рәисенең беренче урынбасары Андрей Лоцманов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Казанда күп кенә яңа спорт объектлары төзелгән, торак төзелеше актив үсеш кичерә, борынгы һәйкәлләр яңадан торгызыла. “Биредә Татарстан төзүчеләренең хезмәте зур”, - диде ул һәм һәммәсенә дә уңышлы эшләүләрен теләде.
Милли төзелеш берләшмәсенең Техник җайга салу департаменты директоры Сергей Пугачев күргәзмәдә катнашучыларны котлап, яңа килешүләр төзүләрен теләде.
Күргәзмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Казан мэриясе һәм “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге оештыра. Күргәзмәдә Россиянең 72 шәһәреннән 429 предприятие, шулай ук 21 илдән килгән вәкилләр катнаша. Күргәзмә кысаларында “Төзелеш комплексында техник җайга салу: гамәли аспектлар һәм проблемалар” дигән фәнни-гамәли конференция, төзелеш материаллары, эшләнмәләр һәм конструкцияләр җитештерү предприятиеләре җитәкчеләренең Бөтенроссия съезды узачак.