Унике көн эчендә АИ-98 маркалы бензин бәясе тугыз тиенгә кыйммәтләнгән

АИ-95 маркалы бензинның бәясе 6 тиенгә арткан.

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Быел 15 марттан 26 мартка кадәр Татарстанда бензинның уртача бәясе арткан. АИ-95 маркалы бензинның бер литры 6 тиенгә кыйммәтләнгән һәм 46,91 сумнан 46,97 сум булган. Ә АИ-98 маркалы бензинның бәясе 9 тиенгә арткан, ягъни 53,43 сумнан 53,52 сумга җиткән.

Шул ук вакытта АИ-92 маркалы бензинның бәясе 4 тиенгә төшкән, бер литр ягулык бәясе 43,78 сум булса, хәзер — 43,74 сум. Бу турыда Федераль Дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан буенча территориаль органы хәбәр итә.

Татарстанда дизель ягулыгы бәяләре шулай ук төшкән. Хәзер ягулыкның бер литры 13 тиенгә арзанрак (47,90 сумнан 47,77 сумга төшкән).

15 марттан 21 мартка кадәр Россиядә бензинның уртача бәяләре 12 тиенгә арткан. Бер литр бензин бәясе 47,31 сумга җиткән, дип хәбәр итә Федераль Дәүләт статистикасы хезмәте.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Ягулык берлеге бензин бәясе 14 процентка артырга мөмкин дип кисәткән иде.