Россия Хөкүмәте, автосәнәгатьтә кризис булу сәбәпле, Татарстанга да субсидия бүлеп бирәчәк

Дмитрий Медведев, төбәкләргә бүлеп бирелгән өстәмә акча 35 мең кешене эшле итү мөмкинлеге бирә, дип белдерде

  (Казан, 26 март, «Татар-информ»). Бүген Россия Хөкүмәте утырышында РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев, хәзер Россия автосәнәгате кризиска якын, дип билгеләп үтте. Моның белән бәйле рәвештә, агымдагы елда федераль бюджеттан Татарстан Республикасына, Алтай краена, Самара һәм Тверь өлкәләренә субсидия бүлеп бирү планлаштырыла, дип хәбәр итә «Прайм» агентлыгы.

“Бүген без федерациянең берничә субъекты арасында 2 млрд сум чамасы субсидия бүлгәлибез. Төбәк хакимиятләре акчаларны эш югалтучыларны яки югалтырга мөмкин булган кешеләрне укытуга һәм стажировкага, вакытлы эш урыннары булдыруга сарыф итә ала. Моннан тыш, кризис вакытында эш табу кыен булган яшьләргә һәм инвалидларга эш урыннары булдыру өчен дә тотарга була”, - дип билгеләп үтте Дмитрий Медведев.

Премьер-министр, шулай ук, ни өчен нәкъ менә бу төбәкләргә дәүләт ярдәме күрсәтелүен дә аңлатты. “Өстәмә ярдәмне бу төбәкләрнең авыр икътисади вазгыятьтә калган предприятиеләре алачак, ягъни автомобиль сәнәгате, - бу хакта төрле киңәшмәләрдә сүз булды. Шуңа күрә шундый субъектлар һәм предприятиеләр сайланган. Алар - «КАМАЗ», «АвтоВАЗ», «Алтайвагон», «Тверь вагон төзү завод», - дип ассызыклады Премьер.

Ул шулай ук акчалар шул максатларга тотылыр һәм, бу чаралар нәтиҗәсендә, 35 меңгә якын кешенең эш һәм өстәмә квалификация алачагына ышаныч белдерде.

Фотосурәт kremlin.ru сайтыннан алынды.