news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Complant компаниясе җитәкчелеге белән хезмәттәшлек хакында фикер алышты

Татарстан Президенты республика Кытай белән элемтәләрне киңәйтүгә зур әһәмият биүен әйтте.

Миңнеханов Complant компаниясе җитәкчелеге белән хезмәттәшлек хакында фикер алышты
https://tatarstan.ru

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның Complant компаниясе җитәкчелеге белән онлайн-очрашу үткәрде.

ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Complant — дөньяның төрле илләрендә транспорт, электр энергетикасы, экология, металлургия, сәнәгать юнәлешләре буенча үзенең подряд проектлары белән билгеле зур корпорация.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика Кытай белән элемтәләрне киңәйтүгә зур әһәмият бирә, әлеге багланышлар Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән.

«Татарстан Кытай Халык Республикасындагы партнерлар белән актив хезмәттәшлек итә. Соңгы елларда безнең элемтәләр аеруча интенсивлашты. Республикада „Хайер“, „Вейчай“, „Хуавей“, „ДиДи“, „Сычуань Голден Элефант“ һ.б. компанияләр белән уртак икътисади проектлар гамәлгә ашырыла», — дип искәртте ТР Президенты.

Аның сүзләренчә, Татарстан Complant компаниясе җитәкчелеге белән шул исәптән экология өлкәсендә дә хезмәттәшлекне үстерүгә карата кызыксыну белдерә.

Перспективалы проектларның берсе — Идел бассейнын сәламәтләндерү. Шулай ук төзелеш, каты калдыкларны эшкәртү һәм электр энергиясе җитештерү һ.б. өлкәләрдә дә хезмәттәшлекне җәелдерү күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100