Юрий Камалтынов ТРның Мамадыш районы советының йомгаклау сессиясендә катнашты

ТР Премьер-министры урынбасары районның социаль үсеш өлкәсен югары бәяләде

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов Мамадыш муниципаль районы советының йомгаклау сессиясендә катнашты. Шулай ук ул төрле оешмаларда һәм учреждениеләрдә булды, “Мамадыш” совхозы бистәсендә 40 фатирлы торак йортны ачу тантанасында катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Юрий Камалтыновның эш сәфәре Мамадыш спирт заводыннан башланды. Кунаклар спирт һәм азык чүпрәсе җитештерә торган яңа цехлар эшен бәяләде. Соңгы вакытта биредә үткәрелгән модернизация предприятиенең яңа мөмкинлекләрен ачкан. Инновацияләр кертүгә 350 млн. сум инвестиция җәлеп ителгән.

Мәртәбәле кунаклар 87 нче һөнәр колледжында да  булды. Биредә аларны педагоглар һәм мастерлар эшчәнлек һәм уку процессы белән таныштырды.

ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов җитәкчелегендәге делегация ТР Дәүләт торак фонды линиясе буенча “Мамадышстрой” җәмгыяте төзегән 5 катлы йортны тапшыру танатанасында катнашты. Биредә 40 гаилә авария хәлендәге торакларны бетерү һәм социаль ипотека программалары буенча фатирлы булды.

Районның Мәдәният йорты спорт залында Мамадыш районы территориясендә җитештерелә торган продукцияләр күргәзмәсе тәкъдим ителгән иде. Советның 29 нчы сессиясендә 2013 ел нәтиҗәләре һәм 2014 ел максат-бурычлары турында сөйләделәр. Анда РФ Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов, ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин катнашты.

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов социаль-икътисади үсеш һәм 2014 елга планнар турында доклад ясады. 2013 елда районда авыл хуҗалыгы продукциясе 1 млрд. 386 млн. сумлык җитештерелгән, товар сату 3%ка арткан. Сәнәгать өлкәсендә 3 млрд. 715 млн. сумга эш башкарылган, төзелеп килгән кирпеч заводы яңа үсеш перспективаларын ача, диде ул.

Юрий Камалтынов йомгаклау чыгышында Мамадыш районының социаль үсеш өлкәсенә аеруча югары бәя бирде. Сессия тәмамланганда, ул район алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.