ТР Премьер-министры Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында яңа производство линиясен эшләтеп җибәрде

Яңа линия корыч, чуен һәм башка эретмәләрдән эшләнмәләр әзерләү өчен билгеләнгән

 (Яшел Үзән, 26 февраль, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында производство егәрлекләрен техник җиһазлау программасын гамәлгә ашыруның чираттагы этабы тәмамланды. Бүген предприятиенең кою цехында яңа линияне файдалануга тапшыру тантанасы узды.

Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россиянең Хәрби-диңгез флоты баш командиры Виктор Чирков, РФ Оборона министрлыгы, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары, Яшел Үзән муниципаль районы администрациясе һәм “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ вәкилләре катнашты.

Яңа линия корыч, чуен һәм башка эретмәләрдән эшләнмәләр әзерләү өчен билгеләнгән. Ул Германиянең "FAT" компаниясе тарафыннан индивидуаль заказ һәм завод таләпләре буенча эшләнгән.

“Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы” ААҖ генераль директоры Ренат Мистахов, линияне эшләтеп җибәрү тантанасында, хәзерге вакытта предприятие модернизацияләү кебек мөһим һәм катлаулы чор уза, дип белдерде. Аерым алганда, кою производствосы тулысынча үзгәртелде, ул корычны гына түгел , ә төсле һәм кара металларны да кою мөмкинлеге бирә. Яңа линиядә кара һәм төсле металлдан продукция әзерләү процессы бара. Яңа технология калдыксыз диярлек җитештерү, хезмәт чыгымнарын 30 процентка, ә эшләнмәне әзерләүгә киткән вакытны 60 һәм аннан да күбрәккә киметү мөмкинлеге бирә.