Азнакай халкының 56 миллион сум бурычы бар

Бурычның яртысы күп катлы йортларда яшәүчеләргә туры килә

 (Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Азнакай муниципаль районында ТКХ хезмәтләре өчен халыктан аласы бурыч бүген инде 56 миллион сумнан артып китә. Шуның яртысыннан күбрәге шәһәрнең күп катлы йорт фатирларында яшәүчеләргә туры килә.

Азнакай муниципаль район башкарма комитетында торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмәүчеләрне ачыклау һәм җыелган бурычларны эзләп алу буенча даими комиссия эшли. Ул, түләүләрнең торышын ачыклау максатыннан, район башкарма комитеты, “ТКХ һәм төзекләндерү департаменты” МУП, ”Жилэнергосервис” җәмгыяте вәкилләре, “Маяк” газетасы һәм җирле телевидение журналистлары белән берлектә, шәһәрнең “Жилсервис” ширкәтенә караган йортлардагы бурычлары күп җыелган фатирларга рейд үткәрде, дип җиткерә “Маяк” газетасы.

Комиссия вәкилләре коммуналь хезмәт күрсәткән өчен түләмәүчеләр белән әледән-әле рәсми төстә очрашып тора, аңлату эшләре алып бара. Әгәр дә җыелган бурычларының 30 мең сумын берюлы кайтаралар икән, андыйларга калган әҗәтләрен өлешләп түләү мөмкинлеге бирелә.