Алексей Песошин ТРның Лаеш районы Советы сессиясендә катнашты

Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары район Советының 26 нчы сессиясендә катнашты

 (Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Кичә Лаеш районы Советының 26 нчы сессиясендә Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин район үсешенең динамик темпларын билгеләп үтте.

Утырыш алдыннан Алексей Песошин һәм район башлыгы Михаил Афанасьев светодиодлы яктырткычлар җитештерә торган яңа предприятиедә һәм узган ел ахырында район территорисендә ачылган күп функцияле үзәктә булдылар.

Район мәдәният йортында кече, урта һәм эре предприятиеләр продукциясе үрнәкләреннән күргәзмә оештырылган иде.

Районның динамик үсеше турында узган елгы күрсәткечләр дәлил булып тора. Район башлыгы Михаил Афанасьев 2013 елда районның үсеш нәтиҗәләре һәм 2014 елга куелган бурычлар турындагы доклад белән чыгыш ясады.

Шулай итеп, әлеге район муниципаль берәмлекләр һәм шәһәр округларының социаль-икътисади үсеше рейтингында шәһәр һәм авыл җирлеге булган муниципаль районнар төркемендә 1 нче урынны алды, ә Татарстанның бөтен муниципалитетлары рейтингында, Казаннан һәм Әлмәт районыннан соң, - 3 нче урында.

Район башлыгы сүзләренә караганда, тулаем территориаль продукт 6,6 процентка арткан һәм 13 млрд. сумнан артык тәшкил иткән. Узган ел нәтиҗәләре буенча, 14 млрд. сумнан артык товар җитештерелгән.

Раойнның үсешендә инвестицияләр зур роль уйнаган. Моңа район территориясендә гамәлгә куелган федераль, республика һәм коммерцияле проектлар йогынты ясаган. Узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “СМАРТ Сити Казан” проекты эшлекле үзәге нигезенә беренче таш салынды. Булачак шәһәрнең мәйданы 650 га тәшкил итә, халык саны 60 мең чамасы дип күзаллана. Инвестицияләр күләме - 400 млрд. сум чамасы. Агымдагы елда “Иннополис” махсус икътисади зонасы территориясендә беренче 2 млрд. сумны үзләштерү планлаштырыла.

Киләчәктә район үсешенә эчке резервлар йогынты ясарга тиеш, аерым алганда, аграр бизнес табышы һәм авыл җирлекләрендә комплекслы сәнәгать мәйданчыклары булдыру.

Производство нәтиҗәлелеген күтәрү, социаль инфраструктура үсеше мәсьәләләрен хәл итү районда яшәүче һәм эшләүче кешеләрнең тормыш сыйфатларын яхшыртачак.

ТР Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Алексей Песошин, Лаеш районының инвестицион җәлеп итүчәнлек дәрәҗәсе югары булуын һәм җитәкчелекнең муниципалитет мәсьәләләренә хәл итүдә җаваплы каравын билгеләп үтте.

Сессия ахырында районның хезмәт алдынгыларын бүләкләү тантанасы булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.