Мәскәүдә «КамАЗ» ААҖнең Директорлар советы утырышы узды

Мәскәүдә «КамАЗ» ААҖнең Директорлар советы утырышы узды

(Чаллы, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Илисә Ганиева). 25 гыйнварда Мәскәүдә «КамАЗ» ААҖнең Директорлар советы утырышы узды. Анда автогигантның еллык мәҗбүри аудиты өчен аудитор оешмасын сайлау буенча компаниянең конкурс комиссиясе турында нигезләмәгә үзгәрешләр һәм комиссиянең «КамАЗ» ААҖ Директорлар советы рәисе Виктор Христенко җитәкчелегендәге 11 кешелек персональ составы расланды.

Директорлар советы шулай ук аудитор оешмалары конкурсын үткәрү шартларын һәм конкурс катнашучыларына тәкъдим ителә торган документларны, 2005 ел өчен компаниянең финанс хисаплылыгы аудитын үткәрүгә техник биремне раслады. 2005 ел нәтиҗәләре буенча аудитор оешмасын сайлап алу буенча конкурсны үткәрү турында белешмә 7 февральгә кадәр «Российская газета»да бастырылачак.